news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат: Халык санын алу гадәти режимда дәвам итәчәк

Илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан ителүгә карамастан, исәпкә алучылар үз эшләрен башкара.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бөтенроссия халык санын алу, илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан ителүгә карамастан, гадәти режимда узачак. Бу хакта Росстат матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Исәпкә алучылар йортларда йөрүләрен дәвам итәчәк, әмма санитар чаралар көчәйтеләчәк. Аерым алганда, алар кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк һәм Covid-19 тестларын даими рәвештә тапшырачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100