news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ренат Харис 100 мең сум премиясен Казандагы 175нче гимназия вахтерына биргән

Шагыйрь Ренат Харис гимназия хезмәткәрен герой дип саный.

Ренат Харис 100 мең сум премиясен Казандагы 175нче гимназия вахтерына биргән
Владимир Васильев

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Шагыйрь Ренат Харис Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара фестивальдә татар мәдәниятен үстергән өчен бирелгән 100 мең сум премиясен Казандагы 175 гимназия вахтеры Тәзкирә Әхмәдуллинага тапшырды, дип яза «Челнинские известия».

Шагыйрь кичә Казанның 175нче гимназиясендә булды. Ренат Харис батырлыгы өчен үз якташына рәхмәт әйтте. Алар икесе дә Ульяновск өлкәсендә туган, дип хәбәр итә басма.

Быел май аенда бу мәктәптә атыш аркасында балалар һәм укытучылар үлде. Атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиев хәзер Петербургта тикшерү изоляторында утыра. Аңа төрле экспертизалар билгеләнгән.

Тәзкирә Әхмәдуллина кораллы егетне күргәч, беренче булып, хәвеф төймәсенә баса, полиция чакыра. Аннары уку йорты директоры тавыш көчәйткеч аша укытучыларга һәм укучыларга һөҗүм турында хәбәр итә һәм алар үз кабинетларына бикләнә, диелә бу хәбәрдә.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100