news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Совет районында «Бәхет» дигән мурал пәйда булды

Әлеге мурал Казанның Совет районы Ломжа урамында урнашкан.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районы Ломжа урамы буенча 4нче номерлы 10 катлы йортның ян диварында яңа мурал барлыкка килде.

Әлеге мурал «Бәхет» дип атала. Рәсемне Sly Dog тәхәллүсе белән таныш булган Азат Алеев һәм аның укучысы Гадел Садыйковның командасы эшләде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Яңа муральдә кыз, мәче һәм чәчәкләр сурәтләнгән. Рәссамнар аны биш көн дәвамында эшләгән.

Бу Казан урамнарында рәссамнарның беренче генә эше түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100