news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 октябрьдән Мәскәүдә барлык кешеләр өчен бер атналык локдаун кертелергә мөмкин

QR-кодлар гамәлдә булмаячак.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус вәзгыяте начарлану сәбәпле, Россия башкаласы хакимияте 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр күмәк локдаун кертү мөмкинлеге турында фикер алыша. Бу хакта Forbes басмасы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, эш көне булмаган көннәрдә ресторан, кафе, кибет, матурлык салоннары, кинотеатр һәм поликлиникаларга керү прививка ясаткан гражданнар өчен дә чикләнәчәк, QR-кодлар гамәлдә булмаячак.

«Forbes журналының ресторан базарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, башкалада эш көне булмаган атнада сәүдә үзәкләре, рестораннар, кафелар ябылачак, күмәк чараларга бару тыела. Хәтта прививка ясаткан гражданнар өчен дә искәрмәләр булмаячак, QR-кодлар кертү планлаштырылмый. Журнал чыганагы, гадәттә, Мәскәү мэриясендә эпидемиологик хәлнең начараюы турындагы киңәшмәләрдә катнаша», — дип хәбәр итә басма.

Forbes журналының башка мәгълүмат чыганагы Мәскәү Хөкүмәтенең «рестораннарны гына түгел, ә гомумән, QR-код белән йөрү мөмкинлеген дә тыеп, барлык нәрсәне ябарга» җыенуын раслады. Әмма аңа яңа чикләүләр кертү турында кайчан игълан ителәчәге билгесез.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 19 октябрьдә Россия вице-премьеры Татьяна Голикова катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында бөтен илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш көне булмаган атна дип игълан итәргә тәкъдим итте.

Ковид белән бәйле вәзгыять бүген Россия Президенты Владимир Путинның РФ Хөкүмәте әгъзалары белән уздырган киңәшмәдә тикшереләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100