news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы Акъяр авылында үзара салым акчасына юлларга вак таш җәйгәннәр

Акъяр авылында яшәүче һәр балигъ булган кешедән (студентлардан кала) ел саен 500 сум акча җыялар.

Яңа Чишмә районы Акъяр авылында үзара салым акчасына юлларга вак таш җәйгәннәр
http://novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә, 20 октябрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Яңа Чишмә районы Акъяр авыл җирлегендә быел Совет урамы буенча 530 метрга сыйфатлы вак таш салынган. Юл эшләре үзара салым акчасына башкарылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Вак ташны авыл җирлеге башкарма комитеты Лениногорскидан, 309 мең сумга сатып алган. Юлны төзекләндерүгә барлыгы 367,5 мең сум акча бүлеп бирелгән: 75,5 мең — халык акчасы, ә 294 меңе — субсидия. Шулай итеп, авыл халкына вак таш арзанга төшкән, нибары 15 мең сум һәм шуңа өстәп «Алексеевскдорстрой» ҖЧҖ юл төзүчеләренә эш өчен 58 мең 500 сум акча түләргә туры килгән.

Акъяр авылында яшәүче һәр балигъ булган кешедән (студентлардан кала) ел саен 500 сум акча җыялар (һәрчак 100 процент тәшкил итә). Быел барлыгы 217 кеше акча тапшырган, субсидия белән бергә 540 мең 500 сум булган. Халык җыенында планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылган. Алар арасында җәен юл тирәләрендәге чүп үләннәрен чабу, кышын — кардан чистарту.

"Ел саен әлеге эшләргә үзара салымнан акча калдырабыз. Халыкны чүп чабарга мәҗбүр итмибез, чөнки бездә күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Ике-өч яшьрәк кеше белән килешүләр төзибез (15 мең сумга), аларның бензотриммерлары бар. Кышын юлларны Яңа Чишмәдән Попков чистарта. Бу максатларга 50 мең сум акча калдырдык", — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100