Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Урманны саклыйк!» акциясе кысаларында «Әниләр аллеясы» барлыкка килде
Биредә имән, нарат, карагай, миләш һәм юкә агачлары утыртканнар.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан һәм «Әниләр аллеясы» скверына нигез салынган. Биредә барлыгы 4,7 мең данә имән, нарат, карагай, миләш һәм юкә үсентесе утыртылган. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Әниләр аллеясы» булдыру идеясе күптән бар иде. Анда агач утырту өчен миләш һәм юкә кебек агачлар сайлап алынды. Элек-электән миләш агачы — гаилә бәхете, көчле һәм тугры мәхәббәт, ә юкә агачы хатын-кызлар өчен гүзәллек, йомшаклык һәм наз символы булып саналган», - ди Татар хатын-кызларының «Ак калфак» бөтендөнья иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчә җитәкчесе Әлфия Минһаҗева.
Чараларда «Идел буе урманчылыгы» ДКУ, «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре, район башкарма комитеты, учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре катнашкан.
Агач утырту эшләре Биектау муниципаль районының Биектау авылында «Казан аръягы» паркы территориясендә дә үткәрелгән. Акциядә Татарстан Республикасы Югары суды хезмәткәрләре катнашкан.
«Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе 2020 елның 26 августында башланды. Аның максаты — 40 млн агач утырту. Акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, Гомумроссия халык фронты («ГХФ яшьләре») ярдәме белән үткәрелә.
Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе кысаларында барлыгы 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн. данәдән артык үсенте утыртылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз