news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Яшел Үзән районының иң зур гаиләсендә булды

Равил Хөснуллин бүләкләр алып килгән.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Яшел Үзән районының иң зур гаиләсендә булды
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 20 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Россия Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин Яшел Үзән районының иң зур гаиләсендә булды. Норлат авылында яшәүче Миңнуллиннар гаиләсе 15 бала тәрбияли. Аларның унөчен Норлат балалар йортыннан алганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Шушындый киң күңелле кеше белән очрашуыбызга чиксез шатбыз, бүләкләре өчен бик рәхмәтлебез», — дип уртаклашты Рәйсә Миңнуллина.

«Хәзер минем яңа дусларым бар һәм мин аларга булган барлык вәкаләтләрем белән ярдәм итәргә тырышачакмын», — диде очрашудан соң Равил Хөснуллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100