news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада сугыш ветераннарына кәрәзле телефон бүләк иттеләр

Проектны «Безнең Җиңү» оештыру комитеты «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештыра.

Кукмарада сугыш ветераннарына кәрәзле телефон бүләк иттеләр
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 20 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара районының барлык сугыш ветераннарына лимитсыз тарифлы кәрәзле телефоннар бүләк иттеләр. Әлеге проект ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, «Безнең Җиңү» оештыру комитеты «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырыла. бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ветераннарга бүләкне район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина тапшырды. Чарада район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Валентин Иванов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм волонтерлар да катнашты.

«Безне кайгыртканыгыз өчен рәхмәт. Бик зур бүләк булды, бәхет телефоны бу», — дип сөенечләре белән уртаклашты ветераннар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100