news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казансуның уң як яр буен төзекләндерү проектын Франция архитекторы әзерләячәк

«Миллениум» күпереннән Кремль дамбасына кадәр Сибгат Хәким урамы янында төзекләндерелгән яр буе һәм яңа парк барлыкка киләчәк.

Казансуның уң як яр буен төзекләндерү проектын Франция архитекторы әзерләячәк

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). «Миллениум» күпереннән Кремль (Ленин) дамбасына кадәр Сибгат Хәким урамы янындагы территорияне ландшафт нигезендә үстерү проектын Франциянең танылган ландшафт архитекторы Мишель Пена әзерләячәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге участокта төзекләндерелгән яр буе һәм яңа парк барлыкка киләчәк. Мишель Пена территорияне төзекләндерү концепциясен эшләячәк, ул Казансу елгасын үстерү проекты белән бәйле булачак. Проектны ел ахырына кадәр әзерләү күздә тотыла.

Француз архитекторының проектлары матур да, экологиягә дә зыян китерми. Мишель Пена Парижда Монпарнас вокзалы түбәсендә «Атлантика бакчасы» паркын ясаган. Россиядә исә Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) Ландшафт паркы концепциясен әзерләгән. Иҗтимагый киңлек биш табигый зонага бүленгән, анда гадәти булмаган ландшафт аттракционнары барлыкка килгән.

Ленин һәм Киров дамбалары арасында Казансу елгасының уң ярын төзекләндерү проектын элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иткәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100