news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федераль хакимият коронавирус аркасында кабат ял көннәре режимына кайтырга җыенмый

Федераль түрә сүзләренчә, белгечләр локдаунга ихтыяҗ булмавы турында әйтә.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте быелның язындагы кебек яңадан ял көннәре режимын кертергә җыенмый. Бу хакта РБК чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

«Моның булуы мөмкин түгел», - дип белдерде чыганак һәм дәүләт башлыгының белгечләр (алар «беравыздан локдаунга ихтыяҗ булмавы турында әйтә») фикеренә колак салуын искәртте.

Россия Президенты Владимир Путин 14 октябрьдә Хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова яңа чикләүләргә ихтыяҗ булмавы турында белдерде. Аның сүзләренчә, илдәге вазгыять тотрыклы. Бу атнада Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова да шундый ук белдерү белән чыгыш ясаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100