Алексей Песошин Россия вице-премьеры Татьяна Голикова үткәргән киңәшмәдә катнашты

Чара видеоконференция форматында узды.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Россия вице-премьеры Татьяна Голикова үткәрде. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә катнашучылар «Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында»гы Федераль законга, шулай ук «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында»гы Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү һ.б. закон проектлары хакында фикер алышты.

Чара видеоконференция форматында узды.