Казанда яшәүче күпбалалы ханым "Миссис Россия International" титулына ия булды

Хәзер Ләйсән Шакирова Missis International халыкара бәйгесендә Россияне тәкъдим итәчәк.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Казанда яшәүче күпбалалы әни Ләйсән Шакирова "Миссис Россия International-2019" титулына ия булды. Бәйге кичә Ростов-на-Дону шәһәрендә төгәлләнде. Бу хакта RostovGazeta яза.

Басма хәбәр итүенчә, Россиянең 12 зур шәһәрендә яшәүче хатын-кыз җиңүгә дәгъва кылган. Барлык катнашучыларга да таҗлар һәм төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырылган. Төп призны Татарстан башкаласыннан өч бала тәрбияләүче 36 яшьлек ханым алган.

Ләйсән җиңгән көнне аның төпчек баласына бер яшь тулган. “Бу җиңү – улымның туган көненә бүләк! Ул безнең белән килде, хәзер кунакханәдә няня белән туган көнен билгели”, - дип сөйләде ул. Шулай ук иремнең ярдәменнән башка җиңә алмаган булыр идем дип тә өстәде.

Хәзер Ләйсән Шакирова балаларын тәрбияләү белән мәшгуль. Һөнәре буенча дизайнер-архитектор. Ул Missis International халыкара бәйгесендә Россияне тәкъдим итәчәк.