20 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Быел татар актеры курсын тәмамлаучыларның берсе дә театрга эшкә килмәгән, Россия Гидрометеорология үзәгендә аномаль җылы көзнең сәбәпләрен аңлаттылар.

Максим Шәрәфетдинов “Мәскәү - Татарстан" күпере” форумында спикер булачак / Әлеге вакыйга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 9 ноябрьдә Мәскәүдә булачак.

Быел татар актеры курсын тәмамлаучыларның берсе дә театрга эшкә килмәгән / Казан театр училищесында татар актеры курсын Илдар Хәйруллин укытып чыгарган иде.

Россия Гидрометеорология үзәгендә аномаль җылы көзнең сәбәпләрен аңлаттылар / Киләсе атнада илнең Европа өлеше үзәгендә көндезге температура +11-16 градуска кадәр җитәчәк.

Әлмәт театрында Дамира Кузаева исемендәге премия тапшырылды / Артистлар Әлмәт драмтеатрында 75нче сезон ачылу тантанасында бүләкләнгән.

Калининградта татар мәдәнияте фестивале узачак / Бәйрәм 9 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә булачак.

Пенсия фондында иртәрәк пенсиягә чыгу ысулы турында сөйләделәр / Мондый мөмкинлек билгеле бер яшьтә эш таба алмаганда барлыкка килә.

Казанда ДПС хезмәткәрләреннән качкан “Лада” йөртүчесен кулга алганнар / Тонировкалы автомобиль артыннан куганда патруль машинасы түбәсенә капланган һәм йөртүчесенә зыян килгән.