Казанлылар балаларына Диора, Баязид, Җәлил, Арон исемнәре биргән

Узган атнада Казанда 437 бала тууы теркәлгән.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 437 бала (223 малай һәм 214 кыз) тууы теркәлгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.. 

Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә - 43. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә - 57. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1380 һәм 4670 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Данил, Кирилл, Камилла, Әмир, Анна, Артем, Даниил, Елизавета, Кәрим, Ранель, Софья, Ясминә. Сирәк кушылган исемнәр: Стефания, Омар, Диора, Баязид, Җәлил, Арон, Жасмин, Аята.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 198 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 19 һәм 20 яшь булса, иң өлкәннәренә – 65 һәм 63 яшь.