Иҗтимагый палата Россиядә әтиләрнең ничек яшәвен ачыклый

16 ноябрьдә Россия Иҗтимагый палатасында Әтиләргә багышланган форум булачак.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы төбәкләрдә күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүне мониторинглый башлый. Шул рәвешле илдәге әтиләрнең дә яшәешен күзәтәчәк, бу җәмгыятьтә аларның дәрәҗәсен арттыру өчен кирәк, дип яза РИА-Новости, әлеге оешманың матбугат хезмәтенә сылтама биреп.

Моннан тыш, 16 ноябрьдә Россия Иҗтимагый палатасында Әтиләргә багышланган форум булачак.

"Бүгенге көндә Россиядә әтиләрнең ничек яшәгәнен белергә Россия Иҗтимагый палатасы уздырачак махсус мониторинг ярдәм итәчәк", — диелә хәбәрдә.

Бер үк вакытта тагын бер мониторинг эшли башлаячак, аның максаты – төбәкләрдә күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүне ачыклау һәм хөкүмәт әлеге вазифаны ни дәрәҗәдә башкарганын аңлау, дип яза Россия Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте.