Америка татарлары ассоциациясенә — 90 ел

Шул уңайдан 2017 елның 4 ноябрендә әлеге истәлекле вакыйга тантаналы рәвештә билгеләнеп узачак.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). 1927 елда Нью-Йорк шәһәрендә нигез салынган Америка татарлары ассоциациясенә быел 90 ел тулды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул уңайдан 2017 елның 4 ноябрендә  әлеге истәлекле вакыйга тантаналы рәвештә билгеләнеп узачак. Әлеге чара Нью-Йорк шәһәреннән ерак булмаган Лонг-Айленд утравының Грейт-нек төбәгендә үтәчәк.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты делегациясенең дә катнашуы көтелә.