20 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов эш сәфәре белән АКШда, Әгерҗе районында котыру чире буенча карантин, "Белем җәүһәрләре" җиңүчеләре билгеләнде.

Татарстан Президенты ике көнлек эшлекле сәфәр белән АКШка китә/ Рөстәм Миңнеханов Хьюстон һәм Сан-Франциско шәһәрләрендә эшлекле очрашуларда катнашачак.

Татар теле укытучысы Фәния Гаязова: Рус балаларына татар телен өйрәтергә әле соң түгел/ Татарстанда татар телен "Мещерякова системасы" буенча укыткан Фәния Гаязова дәреслекләрне тәнкыйтьләүдән туктарга чакырды.

Әгерҗе районында котыру чире буенча карантин игълан ителде/ Әлеге вәзгыять Иске Чекалда һәм Кадыбаш авыллары территорияләрендә күзәтелә. 

“Белем җәүһәрләре-2017” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле - исемлек/ Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр төрле номинацияләрдә 1нче, 2нче, 3нче урын алды, иң уңышлы проектларга Гран-при тапшырылды.

Казан мәчетләрендә җомга вәгазьләре туган телгә багышланды/ Хәзрәтләр татар телен саклау һәм үстерүнең кирәклеге турында сөйләде.

Келәмдә бәхәс калмасын өчен, көндәшеңнән бер башка өстен булырга кирәк - Әүхәт Мөхәммәдиев/ Көрәш турнирының баш хөкемдары кагыйдәләргә үзгәрешләр кертергә дә вакыт җитте, дип саный.

Синоптиклар яңгыр, юеш кар һәм кырау фаразлый/ Көндезге температура +4 градустан артмаячак.