Яңа Чишмә үзәк хастаханәсенә 5,5 миллион сумлык җайланма алынган

9 ай эчендә районда йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларыннан үлү очраклары кимегән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яңа Чишмә үзәк хастаханәсе 9 айлык эшчәнлегенә йомгак ясады. Шушы чор эчендә дәвалау учреждениесенә 5,5 миллион сумнан артыграк бәягә җайланмалар алынган, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.
Максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә, туган балаларның үлеме очраклары булдырмыйча калынган. Йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларыннан үлү очраклары кимегән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, онкологик чирләр 8 процентка кимегән.
“Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында 300 эшчене өстәмә диспансеризацияләү үткәрелгән. 100 очракта беренчел авыру чыганаклары ачыкланган.