Татарстанның баш полицейские юбилеен билгеләп үтә

Әсгать Сәфәров 1961 елның 20 октябрендә Татарстанның Әтнә районы Яңа Шимбер авылында туган

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров юбилеен билгеләп үтә.
Әсгать Әхмәт улы Сәфәров 1961 елның 20 октябрендә Татарстанның Әтнә районы Яңа Шимбер авылында туган. Казан дәүләт университетын (1984 ел) һәм РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте академиясен (1999 ел) тәмамлаган. 1984-1987 елларда Казанның Совет районы башкарма комитетының эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе, өлкән тикшерүче булып эшли. 1987-1991 елларда – Татарстан Министрлар Советы башкарма органнары белән эшләү бүлеге инструкторы, өлкән референт. 1991-1992 елларда – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе. 1992-1995 елларда – Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Милиция махсус хезмәте идарәсе башлыгы. 1995-1998 елларда Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтендә җитәкче вазифаларда хәрби хезмәт уза.
1998 елның 10 июненнән – Татарстан Республикасы эчке эшләр министры. 1998 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе вазифасына сайлана. “Динамо” флагы астында чыгыш ясаучы Татарстан спортчыларының нәтиҗәләре куандырырлык: соңгы 13 ел дәвамында юбиляр җитәкчелегендә Татарстан динамочылары 9 мәртәбә Олимпия мактау пьедесталына күтәрелде.
Россия Федерациясе Президентының 2011 елның 6 маенда чыккан Указы белән Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры итеп билгеләнә. Указ нигезендә аңа полиция генерал-лейтенанты исеме бирелә.
Әсгать Әхмәт улы адресына бүген яңгыраячак изге теләкләргә “Татар-информ” агентлыгы да кушыла, аңа уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләп кала.