Соңгы 4 елда Арча икътисадының төп күрсәткечләре ел саен 10–15 процентка арта барган

Муниципаль районда 2015 елга 2,9 миллиард сумлык товар җитештерү планлаштырыла

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Арча муниципаль районының икенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Алмас Назиров ачты һәм алып барды, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина муниципаль район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проекты белән таныштырды. Проектның беренче укылышыннан соң тәкъдимнәрне исәпкә алу һәм тикшерү өчен эшче төркем төзелгән иде. Депутатлар карарга үзгәрешләр кертмәде, гражданнар тарафыннан тәкъдим ителгән өстәмәләр, конструктив характерда булмау сәбәпле, кире кагылды. Беренче укылыштагы проекттан аермалы буларак, монысында законнар үзгәрү белән бәйле яңалыклар бар. Әйтик, “Районның территориаль төзелеше” маддәсе район муниципаль берәмлекләренең үзгәрүен исәпкә алып төзелгән. Федераль Закон таләбе буенча Устав проектына “Район Советында фракцияләр” дигән 40нчы маддә дә өстәлгән.
Икенче көн тәртибе буенча Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев чыгышы тыңланды. Ул “Арча муниципаль районының 2011–2015 елларга социаль–икътисади үсеш программасы” проекты белән таныштырды. Программаның төп максаты - икътисадның тотрыклы үсеше нигезендә район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Аны төзегән вакытта икътисад тармагының хәзерге хәле, проблемалар һәм үсеш перспективаларына игътибар бирелгән. Соңгы 4 елда район икътисадының төп күрсәткечләре ел саен 10–15 процентка арта баруы киләсе 5 елда да үсеш шундый ук темплар белән булыр, дип фаразларга мөмкинлек бирә.
Депутатлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының республика бәйгесендә җиңеп чыккан Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенә Г.Тукай исеме бирү тәкъдимен карап, бу турыда карар кабул иттеләр. Мәктәпнең соңгы 5 елда балаларга белем һәм тәрбия бирүдә Россия һәм Татарстан күләмендә ирешкән уңышлары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова таныштырды.
Моннан тыш депутатлар федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр керү белән бәйле рәвештә муниципаль заказ, район башкарма комитеты, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, муниципаль җир контроле турындагы Нигезләмәләргә үзгәрешләр кертү турында карарлар кабул иттеләр. Район Советы утырышының барлык карарлары белән Арча муниципаль районы сайтында (http://arsk.tatar.ru) танышырга мөмкин.