Призывникларга ярдәм итү системасы нәтиҗәсендә хәрби хезмәттән тайпылучылар саны кими, дип саный Сергей Погодин

Сергей Погодин Армия сафларына чакырылучы егетләргә ярдәм итү системасы асылын дүрт этапка бүлеп бәян итте

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Ир-егетләребез төп бурычлары – Ватанны яклау булуына елдан-ел ныграк төшенә, моңа хәрби хезмәттән качарга омтылучыларның кимүе дәлил булып тора. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында, Татарстан Республикасы призывникларына ярдәм итү буенча уңай эш үрнәкләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР Хәрби Комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
Ул җиткергән мәгълүматлардан аңлашылганча, 2006 елда хәрби хезмәттән тайпылучылар саны 481 не тәшкил иткән булса, быел бу сан 168 гә тәңгәл. “Бу очракта хәрби хезмәткә чакыру, хезмәт итү чорында уңайлы шартлар тудыруны күздә тоткан тулы калыплашкан система булдырган Татарстан Президентына, Хөкүмәтенә рәхмәт белдерергә кирәк”, – дип билгеләп узды Сергей Погодин. Ул призывникларга ярдәм итү буенча уңай тәҗрибәне берничә этапка бүлеп тасвирлады.
Иң элек, яшь егетләрне Армиягә әзерләү этабына тукталып, кадетлык хәрәкәте киң колач җәйгәнен искәртеп узды. 13 кадет интернат мәктәбе, 5 кадет мәктәбе оештырылды, 109 гомуми белем бирү учреждениесе базасында 454 кадетлык сыйныфы гамәлдә тора. Хәрби-уку белгечлекләре буенча ел саен Коралланган көчләр өчен 5 меңләп егет чыныктырыла.
Сергей Погодин шулай ук хәрби-патриотик клублар каршысында эзләнү отрядлары эшчәнлеге алып барылуына игътибарны юнәлтте. Бүгенге көндә республикада 40 эзләнү отряды исәпләнә.
Икенче этап призывникларны хәрби хезмәт урыннарына җибәрүгә әзерләүдән гыйбарәт. Хәрби Комиссар әйтүенчә, язгы чакырылыш чорында чакырылыш комиссияләре утырышында 22 иҗтимагый оешма вәкилләре катнашкан. Утырышларда уллары турында теге яки бу карар чыгарылуга шаһит буларак, ата-аналарга катнашу хокукы да бирелгән. Быел язгы чакырылыш чорында комиссия утырышларында катнашкан 336 ата-ана теркәлгән. Хәрби хезмәткә әзерлек кысаларында бушлай кәрәзле телефоннар өләшү инде 5 елдан бирле гамәлдә тора, банк карталары белән тәэмин итү нигезендә ай саен Хөкүмәт хисабыннан акча күчерелә, исәп-хисап счетын ата-аналар да акча сала ала. Китәргә әзерләнүчеләргә беренче кирәк-яраклар тутырылган сумка тапшырыла.
Сергей Погодин хезмәт юлын узу чорында хәрби частьләр белән шефлык мөнәсәбәтләре урнаштыру гамәлгә кертелүгә дә тукталды. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә шефлык мөнәсәбәтләрен барлык районнар да хуплый. Урыннарга чыгучы делегация составында муниципаль район Башкарма Комитеты, Хәрби Комиссариат вәкилләре керә, газизләре белән күрешергә шулай ук ата-аналар, тормыш иптәшләре, сөйгән ярларына да рөхсәт ителә. “Мондый визитлар егетләр хезмәтенә уңай йогынты ясый, алар хөрмәт тоеп үзләрен тулысынча хезмәткә багышлый. Мондый очрашулар ата-аналар күңелендә булган күп кенә борчулы сорауларны да төшереп калдыра. 
Хәрби Комиссар пособиеләр системасына тукталып, ире китеп, үзе йөкле калган гүзәл затларга 18533 сум, 3 яшькә кадәр балаларга һәм аналарга 7942 сум пособие түләнүен искәртеп узды.
Дүртенче этап хәрби хезмәттән кайткан солдатны эш урыны белән тәэмин итүне күзаллый. Бу юнәлештә уңай мисал итеп, “КамАЗ”, Горбунов исемендәге КАПО оешмалары тәҗрибәсен билгеләп узарга була. Аларга шулай ук “ДОСААФ”ка инструктор, уку йортларына автоклассларга укытучы булып бару тәкъдимнәре ясала.