Призывник Морозов 4 нче каттан үзе сикергән дигән фаразлар бар

Хәрби хезмәт үтүче Морозов хастаханәдә тагын ай ярымлап ятачак

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алтай краеның Алейск шәһәрендә 41659 нчы санлы хәрби частьтә хезмәт итүче Татарстан егете Николай Морозов эшенә кагылышлы кайбер мәгълүматларны бүген журналистларга “Татмедиа” агентлыгында ТР Хәрби Комиссары Сергей Погодин шәрехләп узды.
Мәгълүм булганча, призывник сентябрь башында 4 нче каттан егылып төшеп, аяк һәм куллары сыну нәтиҗәсендә күпсанлы имгәнүләр алып хастаханәгә эләгә. Әтисенә ул үзен башта кыйнап, 4 нче каттан тотып атулары турында сөйли.
Әмма Сергей Погодин әйтүенчә, башлангыч тикшерүләр фаразларына караганда, Морозов 4 нче каттан үзе сикергән. “Яңалыкларда күрсәтелгән башлангыч мәгълүматлар барысы да дөреслеккә туры килеп бетми”, - дип белдерде хәрби комиссар. Аның сүзләренә караганда, егеткә тагын ай ярымлап вакытны хастаханәдә уздырырга туры киләчәк. Тикшерү дәвам итә.