Призывник белешмәлеге егетләребезгә хокукый мәсьәләләрдә хәбәрдарлыгын арттырырга ярдәм итәчәк

Беренче китапчыклар Яр Чаллыда инде өләшенгән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифулллина). Татарстанда призывник белешмәлеге әзерләнгән. Хәрби хезмәткә барачак һәр егетнең букчасында әнә шул белешмә китапчыгы булачак. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР ның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сөйләде.
“Егетләрнең үз хокукларын белмәүләре, дәүләт органнары, комиссариат бурычлары турында аз хәбәрдарлыгы күп кенә проблемаларны тудыра, шуңа күрә бу белешмәлек ярдәмгә килер дип уйлыйбыз”, - дип белдерде ул.
Сәрия ханым сүзләренә караганда, 18 октябрь көнне Яр Чаллы мәктәпләренең берсендә 500 укучыга мондый белешмәлек инде өләшенгән. Китапчыклар белән тәэминат республика күләмендә дә гамәлгә ашырылачак. Белешмәлектә барлык хокукый мәсьәләләр урын алган. Китапның ахыргы битләрендә хокук саклау органнары, һәр муниципаль берәмлектә хәрби комиссариат, прокуратура бүлекләре телефоннарын табарга була. Призывниклар яки аларның якыннары теге яки бу сорау туганда тиз арада шул телефоннар аша элемтәгә чыга алачак.