Нефть агу нәтиҗәсендә туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгарган юридик зат 110 мең сум күләмендә штраф түләячәк

Предприятиегә җир участогын рекультивацияләү бурычы йөкләнгән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). 2011 елның апрелендә “Ритэк” ААҖ нә караучы Аксубай районының Иске һәм Яңа Ибрай авыллары арасында урнашкан нефтьүткәргеч тишелү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы җир участогына нефть саркып торган. Кара алтын 12 мең квадрат метр мәйдандагы җиргә аккан. 
Әлеге факт буенча Аксубай районы прокуратурасы җир һәм экология законы үтәлешен тикшергән. Тикшерүдә РФ Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре катнашкан.
Экологик экспертиза йомгагына күз салсак, нефть түгелү нәтиҗәсендә туфракның структурасы бозылган. Салынган зыян нәтиҗәсендә әлеге участокны авыл хуҗалыгы максатларында кулланырга ярамый.
Прокурор тикшерүләре нәтиҗәсендә “Ритэк” ААҖ РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 8.6 маддәсенең 2 нче өлеше буенча туфракның уңдырышлы катламын бозуда гаепләнеп административ җаваплылыкка тартылган. Юридик затка 40 мең сум күләмендә штраф сугылган.
Кабатлап уздырылган тикшерү барышында, “Ритэк” ААҖ тарафыннан җир участогын рекультивацияләү сыйфатсыз башкарылганы ачыкланган. Нәтиҗәдә юридик зат кабаттан административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. Бу юлы 70 мең сум күләмендә штраф салынган.
Прокуратура йөкләмәсе буенча, предприятие тарафыннан җир участогын рекультивацияләү эшен ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль органы үз контроле астына алган. Аксубай районы прокуратурасы мәгълүматларын ТР прокуратурасының матбугат хезмәте җиткерде.