Мамадышта тагын бер йорт файдалануга тапшырылды

Яңа хуҗалар – социаль ипотека, тузган торак һәм яшь гаилә программасында катнашучылар

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мамадыш шәһәренең Ленин урамындагы 90 нчы йортта барлык төзелеш эшләре дә тәмамланды. Аны яңа хуҗалары – социаль ипотека, тузган торак һәм яшь гаилә программалары буенча исәптә торучыларга тапшыру тантанасы булды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов районда мондый йортлар төзелешенең дәвамлы булачагын әйтте. Хәзерге вакытта быел төзеп бетереләчәк 16 йортка нигез салынган.