Мамадыш муниципаль район Советының җиденче утырышы булып узды

Әлеге чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты һәм чыгыш ясады

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мамадыш муниципаль район Советының җиденче утырышы булып узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов алып барды. Әлеге чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты һәм чыгыш ясады. Утырыш барышында көн кадагындагы барлык мәсьәләләр дә тикшерелде. Алар буенча тәкъдим ителгән карарлар, кайбер өстәмәләр, үзгәрешләр депутатлар тарафыннан расланды һәм кабул ителде. Бу хакта “Нократ” газетасы хәбәр итә.
Мәгълүм булганча, районның 2011-2015нче елларга социаль-икътисадый үсеш программасы расланган иде. Аның буенча төбәктә авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармакларында, урта һәм кече эшмәкәрлектә җитештерүне, җитештерелгән товарларны сату күләмен арттыру, районга инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру күз алдында тотыла. Терлекләрнең баш санын арттыру, ашлык үстерү мәйданнарын киңәйтү, гаилә һәм крестьян-фермер хуҗалыклары өчен бөтен резервларны эшкә җигәргә кирәклеге дә чагылыш тапкан анда. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, социаль өлкәләрдә хезмәт куючыларның эш һәм яшәү шартларын яхшырту юнәлешенә дә зур игътибар бирелә.
Бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе - авылга яшь белгечләрне җәлеп итү. Медицина тармагын да читләтеп узмый бу. Шуңа күрә аларны авылга кайтару өчен эшлекле чаралар программасы эшләнгән. Халыкның сәламәтлеге турында кайгырту, үлүчеләр белән туучылар арасындагы аерманы соңгылары файдасына үзгәртү, уртача гомер озынлыгын арттыру, медицина учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе икәнлеге ассызыклап үтелде.