Әлмәтне әйләнеп үтә торган юл ачылды

Трассаны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты

(Әлмәт, 20 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). ТР Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков бүген Әлмәт муниципаль районында булды.
Ул 5,87 чакрым озынлыгындагы Әлмәт шәһәрен әйләнеп үтә торган юлның бишенче чиратын ачу тантанасында катнашты.
“Бүген шәһәрдә бик тә шатлыклы көн, аның хакында без күптән хыялланган идек”, - дип белдерде трассаны ачу тантанасында Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров. Аның сүзләренә караганда, Әлмәт өчен әйләнеп үтә торган юлга ихтыяҗ бик зур булган.
Илдар Халиков сәламләү сүзендә Татарстанда күпләгән торак йортлар, социаль объектлар, “Бәләкәч” программасы буенча балалар бакчалары төзелүен билгеләп үтте. Әмма теләсә кайсы шәһәр һәм торак пункт өчен яңа юллар ачу һәм булганнарын ремонтлау аеруча мөһим. Әлмәт автомобильләр белән тәэмин ителеш буенча Россиядә әйдәп баручылардан санала. Әйләнеп үтә торган юлның ачылуы – шәһәр тарихында истәлекле вакыйга.
Илдар Халиков әлеге трассаны билгеләнгән вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп сафка бастырган төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Символик тасманы кискәннән соң юлдан вак таш төялгән үзбушаткычлар узды һәм трасса буенча хәрәкәт рәсми рәвештә ачылды.
Әлеге трассаны төзү инде 10 ел дәвамында Татарстанның нефть башкаласы өчен бик актуаль проектлардан санала. Бүгенге көндә районда 63 мең берәмлек (1 мең кешегә - 328 берәмлек) транспорт чарасы теркәлгән.
“Главтатдорстрой” дәүләт казна учреждениесе проекты заказчысы директоры Юрий Кузьмин журналистларга әлеге юлга 2000 елдан алып – 500 миллион сумнан артык, 2011 елда 238 миллион акча бүлеп бирелүе хакында хәбәр итте.
Әйләнеп үтә торган юлның әлеге участогы проекты тарафыннан ике боҗра чишелеше төзү каралган. Трассаның киңлеге 40 метр тәшкил итәчәк. Төзелеш эшләре республика бюджеты хисабына алып барылган. Моннан тыш, “Татнефть” ААҖ челтәрләрне күчерүгә 60 миллион сум акча бүлеп биргән. Төзелешнең генераль подрядчысы - «СМП-Нефтегаз» ААҖ, заказчысы - «Главтатдортранс».