Дәгъвалар буенча Чаллыда яшәүчеләргә ике миллиард сумга якын акча түләнгән

Чаллы шәһәре суды 9 айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллы шәһәре судында 9 айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Шушы вакыт эчендә барлыгы 1412 җинаять эше каралган. Узган елда исә бу күрсәткеч 1442 булган, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.
Барлыгы 1284 кеше хөкем ителгән. Аларның 148е – хатын-кызлар, 90ы – балигълык яшенә җитмәгәннәр. Нибары 7 кеше генә яклау таба алган.
Җинаятьчеләрнең иң күп өлеше караклык өчен хөкем ителгән – 377 очрак (узган елда - 325); наркотиклар өчен – 291 (312); йорт басу – 190 (193); сәламәтлеккә авыр зыян китерү – 69 (69).
Ел башыннан бирле барлыгы 8882 гражданлык эше теркәлгән. (Узган елда – 8617). 6386 эш буенча 1,85 миллиард сумлык дәгъваны суд хөкеме канәгатьләндергән.