Чаллыда 126 кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән

Ә 72 машина йөртүче изоляторга эләккән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ел башыннан бирле Чаллы шәһәре суды административ хокук бозу буенча 425 эш караган. Узган елның шушы чорында әлеге күрсәткеч 708 эш булган, дип хәбәр итә “Челнинские известия” газетасы.
Нәтиҗәдә 377 чаллылыга карата административ җәза каралган, 164енә штраф салынган. 126 кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, 72 се изоляторга эләккән. Калганнарга исә кисәтү ясалган.