Бүген Казан урамнарында җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосаларның мөмкинлекләре бик аз файдаланыла

Шуңа карамастан, аларны бетерү дөрес булмас иде, дип саный шәһәрнең транспорт буенча комитеты рәисе

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова) Бүген Казан урамнарында җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосаларның мөмкинлекләре 10 проценттан да азрак файдаланыла. Ә менә Ауропа илләрендә автобус полосалары мөмкинлекләре 95 процентка файдаланыла. Биредә җәмәгать транспортының хәрәкәт интервалы да 1 минут кына тәшкил итә. Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә башкалада транспорт хәрәкәте белән бәйле вәзгыятьне яхшырту мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында Казан урамнарында мондый полосаларны бөтенләй бетерү яки аларга махсус транспорт (ашыгыч ярдәм, коммуналь техника һ.б.), таксины кертү тәкъдиме яңгырады. Моны калган полосаларга килгән зур йөкләнешне бушату ягыннан да файдалы гамәл булыр дип аңлатырга тырыштылар.
ТР атказанган архитекторы Виктор Токарев сүзләренә караганда, бүген Казан территориясенең магистральләр һәм транспорт өчен каралган өлеше 10 процент кына, калган өлеше төзелешләр өчен файдаланыла. Америкада, мәсәлән, шәһәр территориясенең 30 проценты транспорт челтәре өчен бүленә. “Менә шул вакытта гына транспортның юллардан нормаль уза алуын тәэмин итәргә була”, - ди Токарев.
ТР Архитекторлар берлеге рәисе Виталий Логинов аның фикерен куәтләп, кышын кар көртләре өелгәч, башкала юлларының еш кына бер полосалыга әйләнеп калуына игътибар юнәлтте.
Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты җитәкчесе Айдар Абделхаков автобус полосаларын бетерү тәкъдиме белән килешми. “Автобуслар полосасы тулы көченә файдаланылмаса да, алардан башка мөмкин түгел. Бүген Казанда транспорттан файдаланучыларның яртысыннан артыгы автобусларда йөри. Полосалар пассажирларның төп өлешен автобусларда тиз арада ташу өчен кирәк. Бу полосаларга яңадан җиңел автомобильләрне кертү дә дөрес булмас иде. Билгеле, автобуслар саны, башкалада теркәлгән 287-300 мең автомобиль белән чагыштырганда аз. Көн саен пассажирларга 1000 автобус хезмәт күрсәтә”, - дип искәртә ул.
Аның сүзләренә караганда, бүген Казанда 1000 кешегә 260 автомобиль туры килә. Шуңа күрә, совет чоры планлаштыруыннан китеп, транспорт системасын бүгенге ихтыяҗдан чыгып төзергә кирәк дигән фикердә комитет җитәкчесе.