Алдагы 20 елда полимердан эшләнгән материаллар куллануның 4 тапкыр артуы көтелә

Зур һәм кече предприятиеләрдә полимердан төзелеш өчен кирәкле материаллар эшләп чыгаруны җайга салу мөмкинлеге бар

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакай муниципаль районы Советының утырышлар залында ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин “Кече химияне үстерүнең төп юнәлешләре – хезмәттәшлеккә чакыру” дигән темага үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдир итү уздырды. Анда предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашты. Очрашу шәһәрдә һәм агросәнәгать комплексында яңа төр продукцияләр җитештерү белән шөгыльләнүче кече предприятиеләр булдыру идеясе авторы – Азнакай районы башлыгы Рәфис Галиев инициативасы белән оештырылды, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
Президент ярдәмчесе һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” җәмгыяте генераль директоры үзләренең чыгышында республикада җитештерелгән продукцияне район предприятиеләрендә, шәхси эшмәкәрлектә куллану мөмкинлекләренә тукталдылар. Нефть химиясе казанышларыннан файдаланып, кече җитештерү предприятиеләре булдыру буенча үзләренең эшлекле тәкъдимнәрен керттеләр.
Генераль директор Рафинат Яруллин яңа идеяләрне тормышка ашыруга алынган эшмәкәрләргә үзе җитәкләгән холдингның һәм ТРның һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәген белдерде.
Район башлыгы Рәфис Галиев эшмәкәрләргә яңа җитештерү чыганакларын эзлекле рәвештә булдыру идеясен җиткерде. Чөнки алдагы 20 елда тормышның барлык өлкәләрендә дә полимердан эшләнгән материаллар куллануның 4 тапкыр артуы көтелә.
Җитештерүнең яңа төрләрен булдыру халыкның эш белән тәэмин ителешен, аның матди хәлен яхшыртуны да уңай якка хәл итәчәк. Республиканың кайбер районнарында, мәсәлән Биектауда, полимердан халыкка кирәкле материаллар эшләп чыгару тәҗрибәсе бар инде. Әлеге эшлекле сөйләшүдән соң, нефть химиясе белән бәйле продукцияләр эшләп чыгаручы кече предприятиеләр бездә дә булдырылыр, дигән ышаныч туа.
Соңыннан район башлыгы кунакларны шәһәрдәге предприятие-оешмалар эшчәнлеге белән таныштырды.