Табигатьне саклау турындагы законнарны бозучыларга салынган штрафлар 15,2 млн. сумнан артык

Атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге законнарны бозучылар салынган штрафлар суммасы буенча иң алда – барлык штрафларның 44,6 проценты алар “өлешенә” туры килә

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Яхшыртылган экологик характеристикалы, ягъни транспорт моторында янганнан соң атмосфера һавасына зарарлы матдәләрне азрак чыгара торган “Евро-4” класслы бензинны куллану буенча Татарстанда мониторинг уздырыла. Быел 9 айда республика предприятиеләренә һәм оешмаларына мондый төр ягулык 328 мең тонна сатылган, ул - барлык мотор ягулыгының 39 проценты дигән сүз. Шул рәвешле, узган елгы баштагы 9 айдагы белән чагыштырганда, бу 104 мең тоннага, яисә 41 процентка күбрәк. Ярты еллык йомгаклары “Евро-4” ягулыгын киңрәк куллану атмосферага 11,3 мең тонна зарарлы матдәне чыгармый калырга ярдәм иткәнлеген раслый, ел ахырына кадәр андый матдәләрне тагын, ким дигәндә, 15 мең тоннага киметү бурычы тора.

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышында министр Әгъләм Садретдинов шулай дип игълан итте. Аның искәртүенчә, “ТАНЕКО” ААҖ нефть эшкәртү заводларының беренче чираты эшләтеп җибәрелгәч, “Евро-5” класслы бензин җитештереләчәк. Нәтиҗәдә, республиканың экологик яктан куркынычсыз бензинга булган ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндереләчәк һәм автотранспорттан һавага чыгасы зарарлы матдәләрне 19,9 мең тоннага, ягъни 5,9 процентка киметәчәк, ә “ТАНЕКО” заводлары комплексы һавага чыгарачак зарарлы матдәләр 9,5 мең тоннадан артмаячак. Ләкин автомобиль ягулыгы салу станцияләренең (АЗС) барысы да сыйфатлы бензин сала дип булмый, чөнки ТР ягулык-энергетика ресурсларын сакчыл куллануны һәм ягулык сыйфатын тәэмин итү буенча идарәсе тикшерүе нәтиҗәләре быел 9 айда 75 шундый станциянең күп кенә күрсәткечләре нормативка туры килмәгән ягулык сатуын раслады, дип белдерде ТР экология һәм табигать ресурслары министры.

Коллегия утырышында катнашкан ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Илсур Сафиуллин, автобусларның шактыеннан әле дә булса куе һәм бик исле төтен чыгуын һәркем белә, бу хәлне бетерү һәм андый транспорт чаралары караган предприятие җитәкчеләрен җавапка тарту өчен, җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә, планнан тыш тикшерүләр белән барырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Министр хисабыннан беленгәнчә, министрлык, кече һәм урта бизнес өлкәсендә эшләүчеләргә карата административ тикшерүләрне киметү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырып, быел 9 айда тикшерүләр былтыргы шушы ук вакыттагыдан 22 процентка һәм тикшерү белән барасы объектлар санын 29 процентка киметкән. Шуңа да карамастан, табигатьне саклау турындагы законнарны бозучыларга салынган штрафлар суммасы 14,2 процентка арткан һәм гомуми суммасы 15,2 млн. сумнан күбрәк, ә таләп итеп алынган штрафлар 11,8 процентка, ягъни 839 мең сумга артык булган. Шул ук вакытта атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге законнарны бозучылар салынган штрафлар суммасы буенча иң алда – барлык штрафларның 44,6 проценты алар “өлешенә” туры килә.