Чирмешәндә эшмәкәрләр саны арта

Мәшгульлек үзәге аша эшсезләргә бирелүче субсидия хисабына быел 345 кеше үз эшен башлап җибәргән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Чирмешән муниципаль районының мәшгульлек үзәге аша эшсезләргә бирелүче субсидия хисабына быел 345 кеше үз эшен башлап җибәргән, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” хәбәрчеләре.
Бүген тагын 8 кеше бизнес-план төзү белән мәшгуль. Субсидия алучыларның күбесе терлекчелек буенча эш башлап җибәрә икән. Соңгы вакытта алты эшсез граждан бәйләү эшенә керешергә ниятләгән. Бәйләү буенча үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр төбәкара кулланучылар җәмгыятенең “Хәзерләүләр идарәсе” белән килешү төзи. Идарә йон җебен өеңә үк китерә һәм әзер продукцияне үзе үк алып китеп сата. Шулай итеп эшмәкәргә аз чыгымнар белән табыш алу мөмкинлеге тудырыла. Эшнең бу төре күп балалы һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кулай.
Мәшгульлек үзәге белгечләре сүзләре буенча, ел ахырына кадәр эшмәкәрләрнең саны тагын 65ләп кешегә артуы көтелә. 210 кеше үткән ел ук үз эшен башлап җибәргән булган.