Бүген - Бөтендөнья Статистика көне

Әлеге истәлекле дата беренче тапкыр билгеләп үтелә

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Бүген - Бөтендөнья Статистика көне. Әлеге истәлекле дата беренче тапкыр билгеләп үтеләчәк. БМО Генераль Ассамблеясенең 2010 елның 3 июнендә узган утырышында 2010 елның 20 октябрендә Бөтендөнья Статистика көнен билгеләп үтү турындагы резолюция кабул ителде. Бу инициатива белән БМО ның Статистика комиссиясе чыккан иде.
Рәсми статистиканың барлык илләр җәмәгатьчелеге һәм Хөкүмәтләре тормышында роле үсә бара. Рәсми статистиканы җыю һәм тарату белән шөгыльләнүче хезмәтләр илкүләм институтларга әйләнде. Бөтендөнья Статистика көнен бәйрәм итүнең төп темасы – рәсми статистиканың казанышларын, аның төп кыйммәтләре – хезмәт итүне, профессионализмны, намуслылыкны билгеләп үтү. Статистика органнары эшчәнлеген җәмгыятьтә популярлаштыруга ярдәм итүче бу бәйрәм респондентлардан алып статистика мәгълүматларын кулланучыларга кадәр киң аудиториягә исәпләнгән.
Россиядә дәүләт статистикасы соңгы елларда икътисад һәм социаль өлкәдә барган яки фаразланган күренешләрне яктыртуда сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да алга китте. Бу, үз чиратында, кулланучыны тулы, сыйфатлы һәм оператив мәгълүмат белән тәэмин итү мөмкинлеген тудыра. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе статистика органнары эшчәнлеген популярлаштыруга, статистик методологияне аңлатуга, статистика продуктын мәгълүмат базарына этәрүгә, кызыксынучы кулланучыны күпләп җәлеп итүгә зур игътибар бирә.