Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләрнең саны 52 меңнән артып китә

Эшсезләрнең күбесе – Казан һәм Чаллыда
(Казан, 20 октябрь, “Татар–информ”). Бүгенге көндә Татарсанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләрнең саны 52 меңнән артып китә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Узган атна нәтиҗәләре буенча, Казан, Чаллы, Бөгелмә һәм Азнакай теркәлгән эшсез гражданнарның саны арту буенча лидерлар рәтендә.