Түбән Кама хәрби комиссариаты армиягә барудан качып йөрүчеләр белән көрәшергә ниятли

Бу көздә, соңгы 5 елда беренче тапкыр, Түбән Кама хәрби комиссариатыннан элек хөкемгә тартылган 30 егет армиягә озатылачак
(Түбән Кама, 20 октябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бу көздә элек хөкемгә тартылган 30 түбәнкамалы Россия хәрби көчләре сафларын тулыландырачак. Соңгы мәртәбә шәһәр хәрби комиссариаты әлеге категориягә керүче гражданнарны моннан 5 ел элек армиягә озаткан иде.
Бу хакта бүгенге “эшлекле дүшәмбе” утырышында сүз барды. Көзге чакырылыш кампаниясе барышында Түбән Камадан барлыгы 500 егетне армиягә җибәрү күздә тотыла.
Армиягә барудан качып йөрүчеләргә каршы көрәш шәһәр хәрби комиссариатының әле дә булса өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала. Хәзерге вакытта 1000гә якын качкын “кара исемлек”тә тора.