Ханс – Йохам Шлегель: “Безнең барыбызны да рухи байлык берләштерә”

“Диалогта партнерлар тигез хокуклы булырга тиеш. Безнең барыбызны да рухи байлык берләштерә. Ул Көнчыгыш Европа һәм Азия киноларында ачык күренә”, - диде ул ТДГПУдагы җыен вакытында

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТДГПУда “Алтын мөнбәр” дүртенче халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узган “Мәдәниятлар һәм диннәр диалогында кинематографиянең роле” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә Германиядән килгән кино тарихы белгече, фестивальнең жюри әгъзасы Ханс – Йохам Шлегель мәдәниятлар арасында диалог булдыру проблемасына тукталды. Билгеле булганча, “Алтын мөнбәр” фестивале “Мәдәниятләр арасындагы диалогка – диалог мәдәнияте аша” дигән шигарь белән уза.
Бу нисбәттән Х. Шлегель сүзләренчә, диалог – ул әле безнең ике арадагы чикләрне онытуыбызны аңлатмый, аларның һәрберсе үз үзенчәлеген саклап калырга тиеш. “Диалогта партнерлар тигез хокуклы булырга тиеш. Безнең барыбызны да рухи байлык берләштерә. Ул Көнчыгыш Европа һәм Азия киноларында ачык күренә”, - диде ул.
Ханс – Йохам Шлегель сүзләренчә, совет идеологиясе җимерелү белән, алмашка рухи кыйммәтләрне юкка чыгаручы базар материализмы килгән. “Кешеләр үзләрендәге эчке бушлыкны тойды. Моны төрле секталар, политологлар һәм кино коммерсантлары сизеп алды. Нәтиҗәдә экраннарны блокбастерлар, фантастика һәм мөселманнарны кимсетүче кинолар басып алды. Хәзер мин блокбастерлар вакыты үтте дип саныйм”, - дип белдерде ул.