news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында иң яхшысы ачыкланды

Команда зачетында беренче урынны Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәге командасы алды.

Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында иң яхшысы ачыкланды
https://minleshoz.tatarstan.ru

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр ачыкланды.

Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест узды һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәде. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы Урман хезмәткәрләре көне алдыннан уздырылды, ул якшәмбе көнне, 19 сентябрьдә билгеләп үтелде. Чара кысаларында районның урман комплексының алдынгы белгечләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гиззатуллин тапшырды.

«Сез барыгыз да быел куелган максатларга һәм бурычларга ирешүгә зур өлеш керттегез, — диде министр Равил Кузюров, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. — Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм киләчәктә уңышлар телим».

Белгечләр Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының, Россия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының Мактау грамоталарына лаек булды.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында җиңүчеләр урманчылар, урман осталары, кишәрлекләрдәге урманчылар, урманчы урынбасарлары, харвестер йөртүчеләр, форвардер операторлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьлар арасында билгеләнде.

Команда зачетында беренче урында — Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге командасы, икенче урында — «Өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ агач эшкәртү комплексы, өченче урында — «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ урман янгыннарын сүндерү станциясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100