news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

#МойТатарстан фотоконкурсында республикадан 36 кеше 12 нче iPhone откан

Катнашучылардан конкурска барлыгы 154 мең фотография килгән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Республикада узган #МойТатарстан фотоконкурсында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче 36 кеше 12 нче модель iPhone смартфонына ия булган.

Катнашучылардан конкурска барлыгы 154 мең фотография килгән. 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә һәр көнне һәрбер татарстанлы үзенең сайлау участогында фотога төшеп, фотоны яки селфины #МойТатарстан хэштегы белән «ВКонтакте» яки Instagram челтәрендәге үз битенә урнаштыра алды.

19 сентябрьдә Татарстанның социаль челтәрләрдәге зур төркемнәрендә «Минем Татарстан» онлайн-марафонының трансляциясе булды. Һәр сәгать саен туры эфирда  смартфонга ия булганнарны ачыкладылар. 

Шулай ук эфир вакытында тамашачыларга Татарстан Республикасының халык артистлары Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева чыгышларын, Татарстан Республикасының төп символларын сайлау һәм «Татарстар. Мирас» проектларының финалларын, «Җырлыйк әле, матурым» тамашасын, шулай ук татар эстрадасының популяр яшь башкаручылары җырларын да күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100