news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Хәлимова суд приставларының матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасыннан китте

«Хезмәттәш һәм каләмдәш коллегаларыма бу юл өчен рәхмәт белдерәм. Алда — яңа офыклар, яңа кешеләр, яңа бурычлар», — дип белдергән Лилия Хәлимова.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Лилия Хәлимова Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе матбугат хезмәтенең матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча баш белгеч вазифасыннан китте.

«Бу кыйммәтле, онытылмаслык тәҗрибә иде, ул минем әлеге хезмәт һәм аның хезмәткәрләре турындагы күзаллавымны тамырдан үзгәртте», — дип язган ул Instagram челтәрендәге сәхифәсендә.

«Хезмәттәш һәм каләмдәш коллегаларыма әлеге юл өчен рәхмәт белдерәм. Алда — яңа офыклар, яңа кешеләр, яңа бурычлар», — дип белдергән Лилия Хәлимова.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсенең матбугат хезмәтенең башлыгы хәзергә билгеләнмәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100