news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара урманчылары һөнәри бәйрәмнәре көнендә Дәүләт Думасына сайлауларда катнашкан

Бүген урман хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре.

Кукмара урманчылары һөнәри бәйрәмнәре көнендә Дәүләт Думасына сайлауларда катнашкан
«Хезмәт даны»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Бүген Кукмара урманчылары һөнәри бәйрәмнәре көнендә Дәүләт Думасына сайлауларда катнашкан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бу икеләтә истәлекле көн. Бүген алар һөнәри бәйрәмнәрен генә билгеләп үтми, ә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда да катнаша.

«Кукмара» участогы урманчысы Инсаф Хәевның әйтүенчә, алар коллективта 25 кеше эшли һәм барысы да сайлауда үз тавышын биргән.

«Максатыбыз — табигатьне саклау, үстерү һәм әлеге байлыкны киләчәк буынга мирас итеп калдыру. Ә сайлауда катнашу — гражданлык бурычыбыз. Илебезнең киләчәге хәл ителә торган мондый мөһим вакыйгадан читтә кала алмыйбыз. Коллективыбызда үз һөнәренең чын осталары, табигатьне чиксез яратучы хезмәткәрләр эшли. Хезмәттәшләремне, урман тармагына катнашы булган һәркемне дә бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Эшебездә уңышлар телим», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100