news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе Пермьда атышта һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша

Фаҗига аркасында сигез кешенең гомере өзелгән. атышта һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан мэриясе Пермь дәүләт университетындагы атыш вакытында зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашын белдерде.

«Пермь, Казан йөрәге белән бу минутларда сезнең янда. 11 май көнне Казан мәктәбендә булган вакыйганың ярасы әле бик яңа. Бу фаҗигане кабул итүе, кичерүе авыр һәм ул бөтен шәһәр өчен эзсез узмый. Нык булыгыз! Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына көч бирсен», — диелә хәбәрдә.

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Пермь университетында атыш ачкан студентны тоткарлауларын язган иде. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, фаҗига аркасында сигез кешенең гомере өзелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100