Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әфганстанның социаль үсеш министры татар һәм рус телләрен өйрәнүне хуплады
Әфганстанның Социаль үсеш министрлыгы башлыгы Татарстанның төрле дин һәм милләт вәкилләренең үзара тату яшәвенә кагылышлы тәҗрибәсенә карата да кызыксыну белдерде.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстан Ислам Әмирлегенең Социаль үсеш министрлыгы башлыгы Мәхмүдулла Хак Ахади Әфганстанда татар һәм рус телләрен өйрәнүне хуплады.
Әфганстан Ислам Әмирлегенең Социаль үсеш министрлыгы башлыгы Мәхмүдулла Хак Ахади Мөселманнарның Казан хәйрия патриотик фонды вәкиллеге директоры Мөхәммәт Юсуф Шинвари белән эшлекле очрашу вакытында Әфганстан территориясендә татар һәм рус телләренең сакланышы һәм үсеше турында үз фикерен белдерде.
«Әфганстан телләрне һәм мәдәниятләрне үстерә торган тынычлык һәм шәфкатьлелек йорты булырга тиеш. Без ислам дине кыйммәтләренә нигезләнгән ил төзергә телибез», — дип белдерде Мәхмүдулла Ахади.
Очрашуда шулай ук гуманитар программа, татар җәмгыятьләренә һәм Россиянең югары уку йортларындагы студентларга ярдәм итү мәсьәләләре тикшерелде.
Моннан тыш, Социаль үсеш министрлыгы башлыгы Татарстанның төрле дин һәм милләт вәкилләренең үзара тату яшәвенә кагылышлы тәҗрибәсенә карата да кызыксыну белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз