Баулы районы авылында юллар төзекләндерелә

Бу эшләрне үзара салым акчасына башкаралар.

(Баулы, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Баулы-информ», Алсу Хөсәенова). баулы раойны Татар Кандызы авылында үзара салым акчасына кайбер урам юлларына вак-таш җәяләр.

Вак-таш һәм ком катнашмасын җирле карьердан ташып җәяләр. Авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин сүзләренчә, Совет, Әхмәтҗанов, Комсомол, Заречная урамнары, Гафиятуллин тыкрыгы юллары төзекләндерелә.