Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиаданың якынча туры башланды

"Быел олимпиадада катнашырга 9494 укучы теләк белдерде", - диде Розалия Арсланова.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). "Кулланучылар хокукларын яклау" олимпиадасының беренче якынча туры башланып китте.

Бу хакта "Татар-информ"га ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат сәркатибе Алсу Нуруллина хәбәр итте.

"Олимпиадада катнашучылар дистанцион рәвештә биремнәр эшли. Биремнәр кулланучылар закончалыкларын күрсәтүгә корылган", - диде матбугат сәркатибе. 

  • Кулланучылар хокукларын яклау фәне буенча республика олимпиадасы быел җиденче тапкыр үткәрелә.

"Олимпиадада катнашырга теләк белдереп, быел 9494 кеше заявка җибәрде", - диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең координация һәм эчке базар үсеше башлыгы Розалия Арсланова.

Җиденче республика олимпиадасы 20 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Аны оештыручылар - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы.