news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә халык җыенында мең сум күләмендә үзсалым җыярга килештеләр

Җыенда 2020 нче елда җыелачак үзсалым акчаларына башкарыласы эшләр билгеләнде.

Чирмешәндә халык җыенында мең сум күләмендә үзсалым җыярга килештеләр
nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Евгений Ромин). Чирмешән авыл җирлеге гражданнарының бу атнада узган халык җыенында 2020 елда җыелачак үзсалым күләмен җирлек территориясендә яшәүче балигъ булган һәр кешедән 1000 сум күләмендә җыю килешенде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шунысын әйтергә кирәк, 80 яше тулган ялгыз өлкәннәр, I нче төркем инвалидлар, көндезге уку бүлекләрендә белем алучы студентлар һәм Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләр әлеге төр салымнан азат ителә.

Быелның 1 апреленә Чирмешән авыл җирлегендә 2 миллион 171 мең сум күләмендә үзара салым җыелган иде. Аның һәр сумына республика 4 тапкыр күбрәк сумма өстәгәннән соң, гомуми сумма 8 миллион 684 сум тәшкил иткән.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева үзсалым акчаларына быел нинди эшләр башкарылганлыгы хакында мәгълүмат бирде. 

Әле күптән түгел генә үзсалым акчаларына 1 миллион ярым сумлык көпчәкле трактор сатып алынды, ул кышын урам юлларын кардан арындыру, җәен чүп үләннәрен чабу өчен кирәк. Әлеге тракторга арба һәм чапкыч та алачаклар.

Җыенда 2020 нче елда җыелачак үзсалым акчаларына башкарыласы эшләр билгеләнде. Әлеге уңайдан референдум 2019 елның 17 ноябрендә узачак. Шуннан соң үзсалым җыю башланачак. Әлеге сумманы бер вакытта түли алмаучылар аны өлешләп тә кертә алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot