Казан базарларында хәйрия ашлары узды

Хәйрия ашларын “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Вамин-Татарстан” һәм “Татпотребсоюз” оештырган.
(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казан базарларында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре барышында аз тәэмин ителгән шәһәрлеләр өчен хәйрия ашлары узды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казан башкарма комитетының кулланучылар базары һәм хезмәтләр комитетында хәбәр иттеләр.

Идел буе районы базарында аз тәэмин ителгән шәһәрлеләр өчен табыннар “Татплодоовощпром” ЯАҖ вәкилләре тарафыннан әзерләнде. Бу базарда барлыгы 350 кешегә сыйланырга тәкъдим ителде. Чехов базарында хәйрия ашларын – “Вамин-Татарстан” ААҖ һәм Мәскәү районы базарында “Татпотребсоюз” оештырган.