Федераль теркәү хезмәтенең ТР Баш идарәсе күчемсез милеккә хокукларны теркәүгә документлар кабул итү-бирү эше графигын үзгәртте

Федераль теркәү хезмәтенең ТР Баш идарәсе күчемсез милеккә хокукларны теркәүгә документлар кабул итү-бирү эше графигын үзгәртте

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Федераль теркәү хезмәтенең Татарстандагы Баш идарәсе күчемсез милеккә һәм аның белән бәйле килешүләргә хокукларны дәүләти теркәүгә документлар кабул итү-бирү, шулай ук теркәлгән хокуклар турында мәгълүмат бирү бүлекләре эше графигындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.

Күчемсез милеккә һәм аның белән бәйле килешүләргә хокукларны дәүләти теркәүгә документлар кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарыла: Казан шәһәре, Фрезерная урамы, 1нче йорт (Авангардная урамы буйлап), 2нче подъезд. Документлар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 7.00дән 18.00гә кадәр, җомга – 7.00дән 13.00гә кадәр кабул ителә, төшке аш – 13.00тән 14.00гә кадәр. Документлар шул ук адрес буенча 3нче подъездда бирелә. Эш сәгатьләре: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 7.00дән 18.00гә кадәр, җомга – 7.00дән 15.00гә кадәр, төшке ашсыз. Казан шәһәре районнары буенча кабул итү пунктларының эш сәгатьләре элеккегечә кала: дүшәмбе – пәнҗешәмбе 7.00дән 18.00гә кадәр, җомга – 7.00дән 13.00гә кадәр, төшке аш – 13.00тән 14.00гә кадәр.