Бүген Россиядә Рекрутерлар көнен билгеләп үтәләр

Бүген Россиядә Рекрутерлар көнен билгеләп үтәләр

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Тимур Шәйдуллин). 20 сентябрь көнне илнең кадрлар хезмәтендә эшләүчеләр Рекрутерлар көнен билгеләп узалар. 5 ел элек бу көнне Белоруссия, Грузия, Россия, Кыргызстан, Казакъстан һәм Украинаның берничә кадрлар агентлыклары Россия рекрутментының 10 еллык юбилеен бәйрәм итеп, Рекрутерлар көнен гамәлгә куйган һәм беренче тапкыр билгеләп үткән. Рекрутерлар көнен уздыру БДБ илләренең ундүрт иҗтимагый оешмасы тарафыннан яклау тапкан.

Казанда рекрутерлар көне гадәттә 5 кадрлар агентлыклары катнашында уза, алар студентлар, эш урыннары эзләүчеләр белән очрашулар, төрле тренинг һәм семинарлар уздыра. Рекрутерлар көнендә кандидатларның, эшсезләрнең, студентларның һәм мәктәп укучыларының әлеге чараларда катнашуы түләүсез була.

Рекрутерлар көне инде социаль әһәмияткә ия вакыйгага әверелгән, аның барышында кадрлар индустриясе осталары җәмәгатьчелеккә хезмәт базарында хәлләр торышы турындагы файдалы һәм кызыклы мәгълүмат җиткерә. Россия төбәкләрендә 5 ел эчендә бәйрәмнәр барышында 200дән артык чара – семинар, эшкә урнашу буенча консультацияләр, “түгәрәк өстәлләр”, лекцияләр, матбугат конференцияләре, укучылар белән очрашулар, радио һәм телевидениедә чыгышлар оештырылган. Чаралар кадрлар агентлыкларында, дәүләт учреждениеләрендә, вузларда, укыту үзәкләрендә, мәктәпләрдә, балалар йортларында, шулай ук газеталар редакцияләрендә һәм Интернетта уздырылган.