Узган тәүлектә Казанда 11 пассажир автобусларыннан дәүләт номерлары алынган

Узган тәүлектә Казанда 11 пассажир автобусларыннан дәүләт номерлары алынган

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Узган тәүлектә Казанда "Автобус" профилактик операция кысаларында техник ватык булу сәбәпле, 11 пассажир автобусларыннан дәүләт номерлары алынган. Тагын 9 автобус штраф урынына куелган.

"Автобус" Гомумроссия профилактик операция 12-25 сентябрьдә пассажирларны йөртү өлкәсендә куркынычсызлыкны арттыру һәм авариядән кисәтү максатыннан үткәрелә. Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре операция башланып сигез көн үткәч, автобус йөртүчеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 887 очрагын ачыклаган. Шул исәптән пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозуның 162 очрагы һәм каршы як полосага чыгуның 32 факты теркәлгән. Ике йөртүче автобус белән алкоголь эчемлек кулланган килеш, 36сы дәүләт техник тикшеренүе үтмәгән автобуслар белән идарә иткән. Казанда "Автобус" операциясе вакытында техник җитешсезлекләр буенча 22 автобусны файдалану тыелган, алардан дәүләт номерлары алынган. 91 автобус штраф урынына куелган.